"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Замана гаиләсе нинди була?

19 января 2016

 

Проектның  темасы:  “Замана гаиләсе”

 

Зурлар төркеме балалары һәм ата – аналары катнашында.

Проектның төре:  Иҗади

Проектның дәвамлыгы:  Дәвамлы проект (4 атна)

Максат: балаларда үз әти-әниләренә, туганнарына карата ярату, хөрмәт итү, үзара аңлашып яшәү хисе тәрбияләү.

Бурычлары:

Балаларның әти-әниләре, туганнары турындагы белемнәрен ачыклау;

балалар, әти-әниләр, туганнар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән шартлар тудыру;

 Татар халкыбызның мәкальләре, гореф-гадәтләре  турында мәгълүмат туплау;

Балалар һәм ата – аналар, ата- аналар һәм балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыру;

Балаларның аралашу, коммуникатив осталыкларын устерү.

Проекта катнашучылар:  Балалар, ата – аналар,  балалар  бакчасы хезмәткәрләре

Проектны  планлаштыру:

 

Программаың

өлешләре

Проектны тормышка ашыру юллары

Уен эшчәнлеге

Сюжет лы– рольле уеннар: “ Гаилә”, “Туган көн “.

Дидактик уеннар: “ Кемнең баласы?”, “ Дөрес әйт”, “ Бу предмет кемнеке”,

Әкиятләргә драматизация уеннары: “Кызыл калфак”(Өстәл театры)

“ Шалкан”(Бармак театры),Халкыбызның җырлы-биюле уеннары: “Чума-каз”,”Йөзек салыш”;

Төзү, конструкцияләү уеннары: “ Йорт җиһазлары”.

Танып – белү өстендә эшчәнлек

Әти – әниләрнең һөнәрләре  белән танышу.

“ Минем гаиләм” стенды  төзү.

Сөйләм эшчәнлеге

 

 

Сөйләм эшчәнлеге

“ Минем гаиләм”, “ Мин өйдә ничек булышам” темаларына иҗади хикәяләр төзү.

Әти-әни, туганнар турында шигырьләр, матур әдәбият уку.

“ Өч кыз” әкиятен карау; “ Эти кайтыр эштән” Я.Игәнәй, “ Әни куллары” Ә,Габиди, “ Безнең бабай” М.Мазунов. “ Әбием килгән” Ф.Зыятдинова.

Гаилә турында мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерү;

“Минем туганнарым кем булып эшли?” темасына әңгәмә үткәрү.

.

Продуктив эшчәнлек

“ Минем гаилә”, “ Әниемнең портреты”, “ Минем йорт” темаларына балалар рәсеме.

 Гаилә бәйрәмендә башкару өчен җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү-фольклор чыгыш әзерләү;

   

Әти –әниләр белән эшчәнлек

Бәйрәмне үткәрү өчен атрибутлар әзерләү, плакатлар язу.

 “Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары ”  дигән анкета үткәрү.

.

Ата – аналар почмагында татар халкының бәйрәмнәре, уеннары, йолалары багышланган ширмалар  булдыру.

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү” дигән ата – аналар җыелышы үткәрү.

 

Бәйрәмдә катнашырга теләк белдергән гаиләләргә өй эшләре бирү:

  • Гаилә эмблемасын  ясау
  • Гаилә девизын өйрәнү
  • Концерт номерлары әзерләү

 

 

 

 Бакча хезмәткәрләре белән эш төрләре:

Бичура  роленда катнашу.

Проектны йомгаклау:

“Замана гаиләсе” дигән бәйрәм кичәсе үткәрү.

 

                 

        Зал бәйрәмчә бизәлә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Замана  гаиләсе ” дип аталмый. Халкыбызның үткәнен белгән ,заман таләпләреннән артта калмаган чын тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

1 нче бала.

Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

 Әллә кайдан белгәннәр.

2 нче бала.

Бүген - гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 нче бала.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

 

Балалар башкаруында фольклор чыгыш 

 

    Алып баручы:

Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән суз. hәp кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә тәшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый hәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да үзара мәнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, hәp эшне теләп hәм яратып башкарырга кунегүдә, үз эшендә башкаларныкыннан аеры лып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда hәм башка күп сыйфатларда чагылыш таба. Авылыбызда бәхетле гаиләләр күп. Шуларны барлау максатыннан, «Замана гаиләсе» бәйгесе игълан итәбез. hәp гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүгә, күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы гаиләләрне сәхнәбез туренә чакырыйк: Габдуллиннар гаиләсе, Мөхәметдиновлар гаиләсе, Хөсәеновлар гаиләсе, Хафизовлар гаиләсе, Гаяновлар гаиләсе.

 

 Ә хәзер, якыннанрак танышу өчен, сүзне гаиләләрнең үзләренә бирик.

  1. .  “ Заманча Гаилә девизы”

Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:

Әби – бабага кирәк

Балаларга без терәк

Булып яшәргә кирәк.”

 Бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!”

Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.

   - Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга  уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә.Хәзерге көндә һәр гаилә үз туганнарының яхшы шартларда яшәвен кайгыртырга тырыша.Йорт җиткерә.

       А.б. Безнең алдагы бәйге “Гаиләнең нигезе нык булсын “ дип атала. Сезнең алдыгызда йорт макетлары. Мин өләшкән сүзләр белән  сез аны өеп менәргә тиеш буласыз. Кайсы рәткә кайсын куяр идегез. Торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрерсез.

2. Йорт төзу бәйгесе

      (нигез-тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек,1 кат –алдашмау, сүзендә тору, ярдәмчеллек, 2 кат -  т әртипле булу, бердәмлек, күңелле ял. Ялкаулыкны чыгарып җибәрәбез)

         А.б. Алар төзегән вакытта без тамашачылар белән бераз уйнап алабыз. Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирерсез.

  1. бәйләнгән була, ләкин ул 11 метр ара үткән. Ничек эт шул хәтле ара үтә алган?  (Ул беркая да бәйләнмәгән була)

      А.б. Гаиләдә ана - иң изге, хөрмәтле кеше. «Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың», - ди халкыбыз.

   Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Гаиләдә ананы изгеләштерү аның, баласының, бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен жаваплылык тоюы, баласы- йөрәк парәсе өчен һәрчак жан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла.

  

  1. прическа ясау, бантик  бәйләү конкурсы игълан итәбез. Прическага исем кушып яклау.

 

А.б. Халык гаиләдә атанын да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, hәp сүзен үлчәп сөйләшүе, жаваплы, кешеләргә итагәтьле булуы, ижтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз ижатында hәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы hәм гаилә намусын саклаучы итеп курсәтелә. Ата кешенен күп вакыты йорттан читтә -хәзмәттә утә. Бер ук вакытта ата - аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышнын рәте китә. 

 

  1. киендерү бәйгесе 

 

А.б.Алдагы бәйге: «Өстәл әзерләү» дип атала. Без сезнең белән өстәл әзерлибез

    5. Күз бәйләп рәсем ясау бәйгесе( чәйнек, бубликлар салынган савыт, конфетлар салынган савыт, чынаяк һәм тәрлинкә, алмалар салынган савыт)

 

    А.б. Халык авыз ижаты әсәрләре яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Бай рухлы, кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әки­ятләр, жырлар, тирән мәгьнәле әйтемнәр, тапкыр hәм үткер мәкальләр, үзенчәлекле табышмаклар, риваять, дастаннар яшь буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора.  Бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата, бераз үсә төшкәч җырлар, такмаклар, бәетләр белән мавыга башлый. 

 

  1. номер( өй эше итеп бирелгән музыкаль номерларны күрсәтү)

 Бәйрәмгә кунак,Бичура килә,елый.

Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?

                 Нигә елап торасың?

Бичура.

Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р... (елый).Үземә яңа хуҗалар эзлим.Заманнан артта калмаган ,акыллы,уңган кешеләргә йортка кереп,бәхет китерәм мин.Берәр тату, әйбәт гаиләне  сезнең балалар бакчасында “Замана гаиләсе” бәйрәмендә табу иде исәбем.  Сезне сынап карыйсым килә.Минем әйткән мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерегез!

“Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.) 

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

Бичура.  (Иң күп дөрес җавап биргән  гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)

-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.

Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.

Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып  баручы  (балалардан сорый)            Балалар (барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сездә ни кирәк?                               - Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Туган телебез кирәк.

Алып баручы.  Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

     “ Туган тел” җырын башкарганнан соң нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң  күркәм  гаилә”,

“Иң  тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.

Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.

Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез!  Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем. Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)

 

 

Нәтиҗә:  

Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә  үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының  уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли трацияләрен, гореф – гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар. Бу күңел ачу кичәсе татар теленә, аның бөеклегенә мәдхия уку булды! Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.

 

 

Оставить комментарий: